Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итү кичәсендә бер миллион язылучысы булган блогер катнашты

Кичәдә татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.

«Татмедиа»ның әдәби кафесында «Ялкын» журналының гыйнвар саны тәкъдим ителде. Кичә миллион язылучысы булган татар блогерлары катнашында үтте. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Блогер Раил Арсланов YouTube хостингында «Хижина музыканта» каналын алып бара. Ул Инстаграм, Тик-ток социаль челтәрләрен һәм YouTube хостингын чагыштырып карады. Аның фикеренчә, YouTube каналын алып бару күпкә авыррак.

«Ялкын»ның яңа санында блогер Раил Арслановтан тыш, хикәяләргә рәсемнәр ясаучы да бар. Ул журналның тышлыгында сурәтләнгән.

«Анонслардан баш тартып, темаларны хештеглар рәвешендә бирә башладык. Яңа санда — Базарлы Матак мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы, рәссамыбыз Алия Мөхәммәткәримова. Без аның белән узган елдан бирле хезмәттәшлек итә башладык», — диде «Ялкын» журналының мөхәррире Илназ Фазуллин.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Ялкын» журналының аудиториясе яшьләр тәшкил иткәнен билгеләп узды.

Кичәдә Рәзил, Лилия Хәйруллина, Ленар, Динә кебек татар блогерлары җыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X