Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Җәяүлеләрне юлда игътибарлы булырга өндәделәр

«Иминлек атнасы» кысаларында район үзәгендә оператив-профилактик чаралар уза.

Еш кына авария хәлләре нәкъ менә җәяүлеләр кичүендә килеп чыга. Машина йөртүчеләр юл бирми, ә җәяүлеләр, үз чиратларында, юл аша игътибарсыз рәвештә, кайчакта тиешле булмаган урыннарда чыга.

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарын җәлеп итү өчен, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 2 нче Аксубай мәктәбенең «Яшь юл хәрәкәте инспекторы» отряды белән берлектә бистә урамнарына рейдка чыктылар.

«Игътибарлы бул, җәяүле, куркынычсыз юл аркылы чыгу урыны!» дигән акция вакытында балалар машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, җәяүлеләр кичүе алдыннан тизлекне киметергә чакырып мөрәҗәгать иттеләр, шулай ук юл йөрү кагыйдәләре буенча белешмәлекләр тараттылар. Моннан тыш, чарада катнашучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен практикада ныгыттылар һәм бергәләп җәяүлеләр кичүе аша чыгу оештырылды.

Фото: Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев