Ял сәгатьләрендә – әдәбият
Савгач авылы китапханәсендә китап укырга яратучылар “Чишмә“ әдәби клубы әгъзалары белән чираттагы тапкыр очраштылар.
Сүз яраткан китап турында барды. Очрашуга килүчеләр китапханәче Наталья Сергеева әзерләгән чуаш әдәбиятындагы яңалыклар турында сөйләүче китап-журналлар күргәзмәсе белән таныштылар. Авыл кешеләре, аеруча да пенсионерлар ял сәгатьләрендә чуаш язучыларының туган телләрендә язган әсәрләрен кызыксынып укыйлар. Әдәбият сәгате барышында чуаш язучыларының “Соңгы хат“, “Аккош юлы“, “Мәңгелек Идел“ әсәрләре буенча фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев