Аксубаево
  • Рус Тат
  • Якыннарының батырлыгын онытмыйлар

    Чистай кадет интернат-мәктәбе базасында Советлар Союзы Герое «Кадет-студия» зональ фәнни-гамәли хәрби-тарихи конференциясе узды.

    Иске Үзи урта мәктәбенең өч укучысы «Солдат – горур исем!» һәм «Халкыбызның бөек батырлыгы» секцияләрендә катнашты. 6 нчы сыйныф укучысы, Николай Охотников «Солдат – горур исем!» номинациясендә җиңүче булды.

    Аның үзенең бабасы Ваструков Петр Николаевичның сугышчан юлы турындагы проектына жюри әгъзалары югары бәя бирде. 9 нчы сыйныф укучылары Ваструков Владислав һәм Титов Николай «Халыкның Бөек Батырлыгы!» номинациясендә призер булдылар.  

    Тарих укытучысы Захаров Борис Андреевич һәм ОБЖ укытучысы Львов Николай Демидовичка укучыларны конференциягә яхшы әзерләгәннәре  өчен рәхмәт белдерелде. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: