Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Якыннарың янәшәдә булганда яшь сизелми

Лидия Андреяновнаны юбилее белән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин котлады.

Туган нигезгә юбилярның балалары җыелды. Ә бәйрәм гаеплесе үзенә карата шундый игътибардан бераз каушап та калды. Чөнки ул гомере буена тыйнак хезмәт куйган, балалар үстергән, хөрмәткә ияләшмәгән.

Бала тапканнан соң, шунда ук эшкә чыккан, ул чакта декрет ялы турында белмәгәннәр дә. Өй эшләрендә һәм балаларны карашырга сукыр кайнанасы ярдәм иткән. Аның бала, яшьлек еллары да сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән.

– Без гаиләдә дүрт кыз туганы идек, авылга беренче кара кәгазь безнең әтигә килде. Ачлык-ялангачлыкны күрдек, авызга капкан әйберебез кычыткан, алабута, черек бәрәңге иде, – дип сөйли юбиляр ул еллар хатирәләрен яңартканда.

Юбилярның тормыш юлы хезмәттә уза – белеме бары тик җиде класс кына булса да, Лидия Андреяновна исәпкә алучы, инкубаторда, кибеттә, склад мөдире булып эшли.

Колхозның аякта нык басып торуын, өч йөздән артык хуҗалык булуын, һәр авыл кешесенең исем-фамилиясен бүген дә яхшы хәтерли.

Ветеранның улы Василий билгеләп үткәнчә, әниләре – озын гомерлеләр нәселеннән. Хезмәттә чыныккан 90 яшьлек әби сукмакларны кардан үзе чистарта, үзен-үзе йөртә, балаларының алып китәбез дигән үгетләүләренә бирешми. Киткән очракта да, кайтырга сәбәп эзли башлый. Тугыз баласы дөньяга килгән, ирен соңгы юлга озаткан йорты, иске булса да, иң җылы хатирәләр белән тулы.

Туган йортка, чыннан да, берни җитми инде. Бәйрәмнәрдә балалары, ундүрт оныгы һәм тугыз оныкчыгы бүген дә туган нигезләренә ашкынып кайталар. Ул чакта Лидия Андреяновна яше турында да, авырту-сызланулар турында да онытып, плитә янында мәшәкатьләнә башлый, якыннары кайткан төшкә табын кора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев