Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Якындагы биш елда Россиядә аномаль эсселек хөкем сөрергә мөмкин

Быел Көнбатыш Европада термометрның терекөмеш баганасы 42-44 градуска кадәр күтәрелде.

Якындагы биш елда Россиядә аномаль эсселек хөкем сөрергә мөмкин, дип белдерде Россия Фәннәр академиясенең Обухов исемендәге Атмосфера физикасы институтының өлкән фәнни хезмәткәре – климатолог Александр Чернокульский. Бу хакта «Звезда» телеканалы хәбәр итә.

Галим сүзләренчә, моның булуы бик тә ихтимал. «Себердәме, әллә Европа территориясендәме – анысын әйтүе кыен, әмма югары температура урнашырга мөмкин», - дип искәртте ул.

Моның ачык мисалы – Көнбатыш Европа. Быел анда термометрның терекөмеш баганасы 42-44 градуска кадәр күтәрелде.

«Бездә чагыштырмача салкын, әмма боларның барысы да шул бер үк процесс: антициклон урнашкач, шартлы рәвештә, аның бер өлешеннән – җылы, икенчесеннән салкын һава үтеп керә», - дип аңлатты Чернокульский.
 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев