Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Якташыбыз республика Парламенты белән җитәкчелек иткән

1938 елдан 1951 елга кадәр Республиканың югары хакимият органы белән якташыбыз Гали Динмөхәммәтов җитәкчелек итә.

Үзенең кыска гына гомерендә ул кече ватанына бик күп данлы эшләр башкарырга өлгерә. Югары хакимият органы рәисе республиканың һәр авылын электрлаштыру, сугыштан соң республиканың көнчыгыш районнарында табылган ятмалардан нефть чыгару һәм әлеге чаралар хисабына халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту турында хыяллана.

Якташыбыз ул вакыт-та Чәтрән дип аталган Яңа Ибрай авылында туып үскән, яшәү өчен акча эшләү максатыннан туган авылыннан бик иртә чыгып китә.

 Язмыш үсмерне Ерак Якутиягә алып китә, Гали анда күпмедер вакыт алтын эзләүдә эшли. Бөтен җирдә хөкем сөргән гаделсезлек, хәерчелек, эшчеләрнең тормыш хәлен яхшырту теләге егетне революцион көрәш юлына басарга мәҗбүр итә.

1920 елда ул ВКП(б) – большевиклар партиясенә керә, 1923-1925 елларда Томск губерна комитетында эшли. 1926-1930 елларда ВКП(б) ҮКның татар-башкорт секцияләренең Үзәк бюросы җаваплы секретаре булып эшли.

...1917 елның ноябрендә, Казанда Совет власте урнашкач, Россия тарихыннан билгеле булганча, яшь Совет иле җитәкчелеге Татарстан Республикасын төзү идеясен тәкъдим итә. Өч елдан, 1920 елның гыйнварында, большевиклар партиясе ҮК Политбюросы бу тәкъдимне хуплый.

1920 елның 25 июне республика оешкан көн була. «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы» (ТАССР) исеме рәсми документларда ике елдан соң, 1922 елның декабрендә СССР гамәлгә куелганда беркетәлә. РСФСР һәм ТАССР Югары Советларына сайлаулар 1938 елның язына билгеләнә.

Гали Динмөхәммәтов республика Парламентын оештыру эшенә алына. Аның беренче сессиясендә үк хезмәттәш-депутатлары якташыбызны Президиум рәисе итеп сайлыйлар.

Ул елларда Динмөхәммәтов республика шәһәрләренә һәм районнарына еш чыга, шуның белән туган авылында булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмый. Авылдашлары һәр көнне рәиснең кайтуын түземсезлек белән көтәләр, чөнки ул авылыннан бик яшьли чыгып китсә дә, кече ватаны Чәтрән тормышы белән кызыксынып тора һәм һәр уңайлы очрак килеп чыккан саен якташларына ярдәм итәргә тырыша.

...Бөек Ватан сугышы тәмамлана, кичәге солдатлар авылга кайта башлый. Яңа Ибрай территориясендә оешкан өч кол-хоз «Үсәр», Кутузов исемендәге һәм Суворов исемендәге кол- хозлар бер – «Үсәр» колхозы булып берләшәләр. Аның рәисе итеп бертавыштан Минзакир Шәмиевны сайлыйлар.

Халык авылда яңа тормыш төзү өчен берләшә. Алар үзләренең Югары Советтагы якташлары янына хуҗалыкка ярдәм итү үтенече белән районда югары вазыйфа биләгән авылдашлары Глюм Шәйхетдиновны җибәрәләр. Соңрак ул Гали Афзалетдин улының аның алдында якташларына ярдәм итәргә рөхсәт сорап Сталинга шалтыратуын берничә тапкыр искә алып сөйли.

...Бер ай да узмый, колхозга 350 мең сум акчалата ярдәм, ике йөк автомашинасы, атлар көтүе (70 баш!), локомобиль кайта. Шулай да җылылык электростанциясе, генератор, трансформаторлар, 10 км.га – югары һәм 20 км.га түбән вольтлы линияләр өчен электр үткәргечләр иң зур бүләк була.

Кыш буена һәм 1949 елның язында колхозчылар атларда, кемнәрдер үгезләр җигеп, урманнан баганалар өчен агачлар кисеп ташыйлар. Электр станциясе бинасын нык итеп кирпечтән төзиләр. Аны куллануга тапшыру белән эшне үзлегеннән өйрәнгән Вәлиҗан Әхмәтҗанов шөгыльләнә.

Локомобильне Миңнегали Мингатинга ышанып тапшыралар. Әле генә фронттан кайткан Габдулла Могыйновны Бөгелмә механикалаштыру мәктәбенә укырга җибәрәләр. Авыл халкы аның кайтуын түземсезлек белән көтә. Үткәргечләрне сузарга килгән белгечләр ярдәм итә. Аларның исемнәре бүген мәктәп музеенда саклана.

1950 ел азагында безнең районда рәис бүләге булган беренче электростанция эшли башлый. Ул авыл кешеләренең тормышын тамырдан үзгәртә. Бөтен йортларда да Ильич лампочкалары кабына, пилорама, тегермән эшли башлый. Фермаларның бер өлеше шулай ук электр утлары белән яктыртыла.

Мондый могҗиза турындагы сүзләр еракларга тарала. Төнге сәгать унбергә кадәр эшләгән тегермән хезмәтләреннән тирә-күрше авыллар халкы да файдалана. Ә электрик Габдулла Могыйновны, авылда дәрәҗәле кеше буларак, тиздән колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Бу Гали Афзалетдин улының авылдашларына күрсәткән кайгыртуының бер мисалы гына.

 Аның кешелеклелек сыйфатлары турында тагын бер факт сөйли. 1942 елда республикада Динмөхәммәтов җитәкчелегендә Кызыл Армия өчен бүләкләр җыю буенча комиссия төзелә. Гали Афзалетдин улы аларны фронтка шәхсән үзе илтеп тапшырган.

Аның белән бер делегация составында булучылар, сугышчыларга республика тормышы, тылда армый-талмый хезмәт итүләре турында сөйлиләр, ә кайткач хезмәт коллективлары һәм крестьяннар каршында үзләренең фронтта булулары турында хисап тоталар. Бу очрашулар халыкны дошманга каршы көрәшкә берләштерә.

1951 елда, Кырымнан сәфәрдән кайтканда, Гали Динмөхәммәтов кинәт авырып китә һәм аны Мәскәү хастаханәлеренең берсенә салалар. Ул аннан чыкмый инде..

 

Фото Яңа Ибрай авылы мәктәбе музееннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев