Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Якташыбыз истәлегенә турнир

Аксубайда Виталий Тимирясов истәлегенә багышланган VI Республика шахмат турниры узды.

Әлеге интеллектуаль ярышларга шахмат сөючеләр елдан-ел күбрәк җыела. Быел аны якташыбыз, күренекле фән эшлеклесе Виталий Тимирясов белем алган мәктәп базасында үткәрделәр. Турнирга 150 кеше җыелды.

Болар - Чистай, Чирмешән, Нурлат районнары вәкилләре һәм мәйдан хуҗалары. Турнир башланыр алдыннан Виталий Тимирясовның кызы Асия ханым матур сүзләр белән чыгыш ясады. – Әтием дә шахмат белән мавыгучы кеше иде, – диде ул.  - Максатчанлык, хезмәт сөючәнлек аңа һөнәр, фән, иҗтимагый эшчәнлеккә ирешергә ярдәм итте. Чын күңелдән сезнең дә тормышта уңышларга  ирешүегезне телим. Район башлыгы Камил Гилманов та катнашучыларга кызыклы уеннар теләде. 

Шахмат ярышлары берничә мәйданчыкта бер үк вакытта узды. Төрле яшь төркемнәре шахматчылары озак сәгать дәвамында көч сынаштылар. Төрле районнардан җыелсалар да, интеллектуаль уен яратучылар бездә үткәрелә торган чаралар буенча бер-берсен беләләр. Алар турнирда яхшы дуслар кебек очраштылар. Катнашучылар арасында күпчелеге - мәктәп укучылары.

Яшь шахматчыларның елдан-ел арта баруы куандыра. Вакыт китте... Шахматчылар арасында киеренкелек артты. Тренерлар дулкынлану белән үз шәкертләре уенын күзәттеләр. Финал ярышларына иң нәтиҗәле уенчылар эләккән. Мондый массакүләм уенга нәтиҗәләр ясаганда, судьялар коллегиясенә  дә җиңел булмады.  

Бүләкләү тантанасында Асия Тимирясова барлык шахматчыларга турнирда катнашулары өчен рәхмәт белдерде. 

 – Без алга таба да сезнең белән очрашып тораачакбыз, – дип ассызыклады ул.  Көчле алкышлар астында сәхнәгә призерлар күтәрелде. Аларга дипломнар, медальләр, акчалата бүләкләр тапшырылды. Аксубай командасы өчен нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1-4 сыйныф кызлары арасында 1 урынны Кадыйрова Зилә (Иске Ибрай урта мәктәбе) яулады,

9-11 сыйныф укучылары арасында икенче һәм өченче урынны Аксубайның 2нче мәктәбе укучылары Никита Убейкин һәм Данила Маклаков яулады. Әлеге яшьтәге кызлар арасында Аксубай укучылары Юлия Турлукова (3нче мәктәп), Юлия Мортазина (2нче мәктәп) һәм мәйданчык хуҗабикәсе Елена Горбунова өч призлы урын яуладылар. Ир-атлар арасындагы  ярышларда Адель Купцов, Тимур Мәгыйзов «алтын» медальгә ия булды. Хатын-кызлар арасында Татьяна Ванюкова өченче призлы урынга лаек булды. 

Шахмат бәйгеләре белән беррәттән шашка уеннары да узды. 1-4 сыйныф укучылары арасында Савгач авылыннан Константин Тимофеев җиңүче булды. Аның яшьтәшләре – өченче мәктәптән Илья Альдиванов һәм Рамил Хәлиуллин икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. 

 Кызлар арасында әлеге яшь категориясендә урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында – Виктория Михайлова, икенчедә – Әлфинә Камалетдинова (икесе дә икенче мәктәптән), өченчедә - Юлия Стешина (өченче мәктәптән). Хатын-кызлар арасында Эльвира Әхмәтҗанова, Анна Ванюкова, Полина Рязанова призерлар булдылар. Ир-атлар арасында Владимир Королев, Геннадий Горбатов, Андрей Егоров бар. Шахмат буенча команда беренчелегендә менә инде алтынчы ел рәттән Аксубай беренче урында бара. Чистай командасы – икенче һәм Чирмешән командасы өченче урынны алды. 

Чараны Асия Тимирясова оештырды. Очрашуны тәмамлап, Асия Витальевна бу уку елында беренче мәктәпнең ике чыгарылыш укучысы В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетына кабул ителәчәге һәм түләүсез укыячаклары турында игълан итте. Бу юлы да ул әтисенең туган ягына  буш кул белән кайтмаган. Беренче мәктәпкә күпфункцияле принтер бүләк итте.

Район башлыгы Камил Гилманов белән бергә Асия Тимирясова район китапханәсендә булды һәм  китапханәгә  китап укучылар арасында ихтыяҗ зур булган, үзе эшләгән институтта нәшер ителгән  уку-укыту, сәнгать әдәбиятын бүләк итте, шулай ук  туган якны өйрәнү музее экспозициясе белән кызыксынып танышты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев