Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Якташ-фронтовик турындагы истәлекне мәңгеләштерделәр

Яңа Ибрай авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан Нургали Гыйниятуллин истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Бөек Ватан сугышы елларында Яңа Ибрай авылыннан 608 кеше фронтка киткән, 280 кеше яу кырларында башларын салган. Нургали Гыйниятуллинга Җиңү белән кайту насыйп була. Аны Кызыл армия сафларына 1939 елда ук алалар. Сугыш башланганның беренче көннәрендә үк фронтка җибәрәләр. Составында ул да сугышкан полк Рига янында чолганыштан чыгу юлын чистарткан беренче бәрелешләрдә үк Нургали Гыйниятуллин батырлык һәм кыюлык күрсәтә. Бу сугышта ул авыр яралана. Ә госпитальдә «Батырлык өчен» медаленә тәкъдим ителүе турында белә. Фронтовикның күкрәгендә әлеге ярадан эз кала.

1944 елда Ленинградны яклый. Нева елгасы ярындагы шәһәрне чолганыштан азат итү өчен барган сугышларда да ул шулай ук чын геройларча көрәшә, икенче тапкыр «Батырлык өчен» медаленә лаек була. Дәһшәтле сугыш юллары аны Көнчыгыш Пруссиягә кадәр алып бара. Кеннигсбергны азат итү өчен барган аяусыз сугышларда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен 1945 елның февралендә якташыбыз III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Ул хезмәт иткән минометчылар ротасы Шауляй шәһәре (Литва) өчен барган сугышлар вакытында аерылып тора. Бу бәрелешләр өчен аны II дәрәҗә Дан орденына тәкъдим итәләр. Ветеранның күкрәген шулай ук 1946 елның 21 гыйнварында бирелгән «Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен» һәм өч айдан соң тапшырылган «Кеннигсбергны алган өчен» медальләре дә бизи.

Сугышның утлы юлларын узып, солдат 1946 елның мартында туган авылына әйләнеп кайта. Колхоз производствосында намуслы хезмәт куя, хатыны Фәхирә Сөнгатулла кызы белән дүрт кыз һәм ике ул тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар. Ир белән хатын бу йортта кече уллары Наил гаиләсе белән яшиләр. Ветеран хатыны вафатыннан соң 11 ел яши, 1997 елда бакыйлыкка күчкән. Бүген ата-ана нигезе төзекләндерелгән, уңайлы, бәйрәмнәрдә, гаилә өчен истәлекле булган даталарда балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары, Нургали Вәлиулла улы теләгәнчә, бергә җыелалар

Өй диварында мемориаль такта ачу тантанасы дулкынландыргыч мохиттә узды. Биредә батыр сугышчының авылдашлары, якын туганнары, шулай ук Аксубай районының төрле гаскәрләр сугышчы-ветераннары берлеге җыелды. Флаглар, хәрби формада алар аерым мохит тудырдылар.

– Без илебезнең киләчәге өчен үзләрен-үзләре аямыйча дошманга каршы көрәшкән геройларыбызны онытмаска тиеш, – дип билгеләп үтте Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров. – Бабаларыбыз һәм дәү әтиләребезнең батырлыклары яшь буын өчен тормыш юнәлеше булып торсын өчен, ветераннарның батырлыклары турында аларга сөйләргә тиеш. Ул бу мизгелләрнең бөтен авыл өчен мөһим булуын билгеләп үтте.

– Бу авылда Бөек Ватан сугышы геройларының да, кайнар нокталарда һәлак булган авылдашларының да хәтерен кадерләп саклыйлар, – дип билгеләп үтте Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар Сергей Иванов. – Һәм бу зур хөрмәткә лаек.

Бөек Ватан сугышында катнашкан яңаибрайлылар турында авыл ветераннар рәисе, туган як тарихын өйрәнүче Шәүкәт Кәбиров сөйләде. Герой-фронтовиклар үрнәгендә яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләү турында ветераннар хәрәкәте вәкилләре Руслан Терегулов, Алексей Бобов, Александр Евграфов, Яңа Чишмә районы сугышчы-әфганчылар советы рәисе Виктор Калмыков сөйләделәр. Ветеранның бертуган сеңлесе Разыя Вәлиулла кызы абыйсы турындагы истәлекләр белән уртаклашты.

Яңа Ибрай авылында яшәүче Сагыйть Вәлиуллин үз гаиләсенең фаҗигале тарихы турында сөйләде, әнисе җиде улын фронтка озата, бары тик өчесе генә Җиңү белән әйләнеп кайта.

Һәм менә өй диварында урнаштырылган истәлек тактасыннан япма төшерелде. Гыйниятуллиннар йорты яныннан узучы һәркем бу мемориаль тактаны күрәчәк һәм фронтовикны искә алачак.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев