Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Яңаибрайлылар нәтиҗәле хезмәтләре өчен бүләкләр алдылар

Авыл җирлекләрендә узган халык җыеннарында җирлек башлыклары ел дәвамында башкарылган эшләргә хисап тоталар, авыл халкы үзен борчыган сорау-мәсьәләләрне район җитәкчелегенә ирештереп, аларны чишү юлларын билгели.

Җыеннар гадәттә җирлектә килеп туган проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә аның җитәкчелегенә һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер булган, авыл өчен янып яшәгән кешеләрнең хезмәтләрен бәяләү нотасында тәмамлана.

Яңа Ибрай авыл җирлегенең еллык хисап җыелышында суэтем башнясы слесаре Сәлихҗан Кәлимуллин, авыл җирлегенең социаль-икътисади үсешенә саллы өлеш керткәне, актив җәмәгать эшчәнлеге алып барганы өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Яңа Ибрай авылың беренче зиратын карап, тәртиптә тотучы Сәгыйть Хәйруллинга күп еллык нәтиҗәле хезмәте, җирлекнең социаль-икътисади үсешенә саллы өлеш керткәне, актив җәмәгать эшчәнлеге алып барганы өчен район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

–Без республика һәм район җитәкчелегеннән килгән ярдәмне генә көтеп утырмыйбыз, проблемалы хәлләрне үзебезнең тырышлык белән хәл итәбез, – дип сөйли Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров. – Авылдашлар белән киңәшеп, килешеп эшлибез, бер фикергә килергә тырышабыз. Башкарган эшләребез халык күз алдында, шулай да тормыш булгач, вак-төяк проблемалар, көн дә булмаса да, чыгып тора, ярдәм кирәк була. Шушындый моментларда актив халык ярдәмгә килә, бик зур рәхмәт аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев