Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яңа Үзидә яңа ФАП ачылды

    Озак еллар дәвамында бу авылда сәламәтлек саклау объекты иске бинада урнашкан иде, анда килүчеләрне кабул итү, беренче медицина ярдәме күрсәтү шартлары түбән дәрәҗәдә иде.

    Яңа бина июнь аенда төзелә башлаган иде.

    Объект «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү»региональ п р о е к т ы к ы с а л а р ы н д а төзелде. ФАП 60 квадрат метрдан артык мәйданны тәшкил итә, монда барлык кирәкле коммуникацияләр үткәрелгән, ул заманча җиһазлар белән җиһазландырылган ,барлык таләпләргә һәм санитар нормаларга җавап бирә. Ачылышка бөтен авыл халкы, күрше авыллардан кунаклар килде. ФАП төрле яшьтәге 300 дән артык кешегә хезмәт күрсәтә.

    Сәламләү сүзе белән район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте. – Бүгенреспубликабызның туган көне. Бу көнне без районда әһәмиятле яңа социаль объект ачабыз. Соңгы елларда мондый объектлар күп ачыла: мәктәпләр, клублар, юллар, йортлар, скверлар, гамәлдәге программалар буенча төзелгән, – дип билгеләп үтте ул. - Икътисадый кыенлыкларга карамастан, республикабыз үсә. Барлык республика, федераль президент программаларын ярдәмендә районны финанслауны тормышка ашырабыз

    Район җитәкчесе бу бинаны төзүчеләргә, сәламәтлек саклау вәкилләренә кешеләрнең сәламәтлеге турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде. Ул «Стройсервис» ҖЧҖ директоры Алмаз Нәфыйгинга, монтаж бригадасы бригадиры Михаил Литтка, монтажчы Николай Моисеевка төзелеш эшләрен вакытында һәм сыйфатлы башкарулары өчен рәхмәт хатлары тапшырды. Фельдшер Гөлнур Фатыйхова республика һәм район җитәкчелегенә, шулай ук төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

    Ф А П а ч ы л ы ш ы н а җыелучыларны район үзәк хастаханәсенең баш табибы Марсель Исламов, Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов сәламләде. Гөлнур Фатыйхова яңа ФАПның символик ачкычын алды.

    Символик кызыл тасма киселде. Шул мизгелдән сәламәтлек саклау объекты эшли башлый. Авыл кунаклары һәм бәйрәмгә җыелган барлык авыл халкы кабинетларны зур кызыксыну белән карадылар. Шартлар Иске ФАПта булганнар белән дә чагыштырырлык түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: