Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яңа Үзи авылында яңа фап ачылды

    Беловка авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышында аның башлыгы Илсур Мәхмүтов узган елда башкарылган эшләр турында хисап тотты.

    Җирлек территориясенә кергән торак пунктларда (Яңа Үзи, Беловка, Сергеевка, Алексеевка һәм Федоровка) 778 кеше яши. Демография хәле мактанырлык түгел: хисап чорында 18 кеше үлгән, бары ике сабый дөньяга килгән. Җирлектә 275 йорт исәпләнә. Шәхси хуҗалыкларда 188 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 95е савым сыеры. Узган елда тапшырылган сөт күләме алдагысы ел белән чагыштырганда сизелерлек арткан. Узган ел савым сыерлары һәм кәҗәләр асраучы авыл кешеләренә дәүләттән 253 900 сумлык субсидия бүлеп бирелгән. Узган елның иң мөһим вакыйгасы – Яңа Үзи авылында яңа модульле ФАП ачу булды. Әлеге объектны куллануга тапшыру авыл халкын кабул итү шартларын, медицина персоналы эшен күпкә яхшырткан. Җирлек халкы һәм оешмалар җитәкчеләре территорияне төзекләндерүгә күп көч куйганнар. Руслан Әфләтунов үз хисабына Яңа Үзидә күлне тулысынча чистарткан. Әлегә катыкөнкүреш контейнерлары Яңа Үзи һәм Беловка авыллары урамнарында гына тора, алга таба башка торак пунктларда да контейнерлар кую планлаштырыла. Электр энергиясен сак тоту программасы кысаларында авыл урамнарында 77 яктырткыч алмаштырылган.

    Узган ел үзара салым акчасы 1335000 сум тәшкил иткән. Бу акчаларга вак таш сатып алынган, авыл урамнары, юллар төзекләндерелгән, Яңа Үзи авылы зиратын яңа койма белән әйләндереп алганнар.

    Агымдагы елда да байтак эшләр башкару планлаштырыла. Җәйге чорда авыл халкы суга кытлык кичерә. Беловка авыл җирлегендә торган өч суэтем башнясының икесен ремонтлау таләп ителә. Беловкада һәм Алексеевкада сү башняларын алмаштырырга ниятлиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: