Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Яңа урман үсәчәк

Җәй азагында да Аксубай урман хуҗалыгы һәм Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләренең эш-мәшәкатьләре җитәрлек.

Шуларның иң мөһиме – урман культуралары орлыкларын әзерләү. Аксубай, Ибрай, Чабаксар питомникларында чәчү өчен урман осталары һәм сезонлы эшчеләр сары акация орлыкларын җыйдылар. Бу көннәрдә урманчылар асылмалы каен орлыгын җыю белән мәшгуль. Орлыклык материал 60 килограммга якын җыелган. Чиратта – имән әкәләсе җыю.

Урманчылар эше тулы бер гасырга сузылган. Бүгенге орлыклар бер-ике елдан шытымнар бирәчәк, ун елдан соң – яшь яшел урман үсеп чыгачак. Ә күп еллар узгач бездән соң килгән буыннар аларның гүзәллегенә сокланачак.

Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев