Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яңа түләүләр күп кенә Аксубай гаиләләре өчен яхшы ярдәм булачак

    Президент Владимир Путин коронавирус пандемиясе аркасында матди ярдәм чараларын анонслады. Бу хакта ул хөкүмәт белән узган киңәшмәдә белдерде.

    3 яшькә кадәр балалары булган барлык гаиләләр өч ай дәвамында һәр балага 5000 сум, ә 3 яшьтән алып 15 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә бер тапкыр 10 мең сум акча алачак.

    3 яшьтән алып 15 яшькә кадәр балалар тәрбияләүче гаиләләр түләүләрне алуга хәзердән үк Дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирә алалар. Опекуннарга шәхсән Пенсия фонды бүлекләренә яки алдан язылу буенча күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

    Рәсмиләштерү өчен баланың туу турында таныклыгы, шулай ук аларның СНИЛСы кирәк булачак. Барлык балалар турындагы мәгълүматларны бер гаризада күрсәтергә кирәк. Шулай ук банк счетының реквизитлары да кирәк: БИК, 20 урынлы номер һәм акчаны күчерер өчен корреспондент счеты.

    Аксубай районы ПФР клиентлар хезмәте белгечләре гаризаларны тутырганда игътибарлы булырга һәм хаталар җибәрмәскә киңәш итә.
    – Әгәр гаризада ата-ана яки опекун, бала (балалар) турында, туу турында таныклыктан, СНИЛС номеры яки банк реквизитлары турында мәгълүматларны дөрес күрсәтмичә хата җибәрә икән, акча күчерү вакыты артырга мөмкин, – дип аңлата ПФРның Аксубай районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев.

    10 мең сум күләмендәге яңа ярдәм чарасын 1 июньнән үк түли башлаячаклар, әмма түләү билгеләү өчен гаризаны агымдагы елның 1 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин.

    Владимир Тимофеев шулай ук ана капиталына хокуклары булмаган гаиләләр дә өстәмә ярдәм ала алачак, дип билгеләп үтте. Өч яшькә кадәр балалары булган барлык гаиләләр өч айга биш мең сум күләмендә пособие рәсмиләштерә ала. Мондый түләүне иң элек ана капиталына хокукы булган гаиләләр генә ала иде. Ул аңлатканча, түләү 2020 елның 30 июненә кадәр өч яшькә җитмәгән балаларга гына каралган. Айлык түләү керемгә, эш булу-булмауга, хезмәт хакы алуга, шулай ук нинди дә булса пенсия, пособиеләр, социаль түләүләр һәм башка социаль ярдәм чараларына бәйле түгел.

    Шул ук вакытта күп кенә гаиләләр гариза бирергә өлгерделәр һәм аларны карау көтә. Күп кенә гаиләләр өчен бу чара яхшы ярдәм булды. Өч бала анасы Татьяна Федорова, Дәүләт хезмәтләре порталында мондый мөмкинлек барлыкка килүгә үк, түләүләрне алу өчен гариза биргән. Ул кече улы өчен 5 мең сум күләмендә беренче түләү алган инде.

    – Без, яшь әниләр дәүләтнең пандемия чорында безгә ярдәм күрсәтүенә бик шат. Дәүләттән әлеге ярдәм чарасы, гаилә бюджетында яхшы чагылыш табачак. Чөнки коронавирус инфекциясе аркасында керемнәр кимеде, ә алдан фаразланмаган чыгымнар һәм бурычлар арта. Аллага шөкер, бу түләүләрне алу өчен күрсәтелгән балаларның яше минем мәнфәгатьләремә туры килә, шуңа күрә мин бик канәгать, – дип уртаклаша Татьяна Федорова. - Гариза бирү аңлашыла. Барысын да җиңел һәм тиз рәсмиләштердем.

    Алар ире белән өч ул тәрбияләп үстерәләр. Олы улларына 13 яшь, уртанчысына – 7, кечесенә – 2 яшь. Шулай итеп, гаилә ике улларына 10 мең сум һәм кече уллары өчен өч ай дәвамында 5 мең сум күләмендәге түләүгә дәгъва итә ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: