Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Яңа китап Социаль хезмәт алдынгыларына багышланган

Туган якны өйрәнүче Надежда Петрова авыл хуҗалыгы алдынгылары турында чираттагы китабын бастырып чыгарды.

Аксубай районы һәрвакыт хезмәт кешеләре белән дан тотты. Район оешкан елларда йөзләгән хезмәтчән авыл хуҗалыгы производствосында ирешкән уңышлары өчен дәүләт бүләкләренә лаек булган. Алар турында автор үзенең «Авыл хуҗалыгы алдынгылары һәм аларның бүләкләре» дигән китабында сөйли.

–Совет власте елларында 1930-1990нчы еллар дәвамында район хезмәтчәннәре КПСС съездларының тарихи карарларын һәм Совет дәүләтенең икътисади үсеш планнарын үтәүгә бөтен көчләрен биргәннәр, – ди Надежда Петрова. – Совет чоры авылының иң булдыклы кешеләре авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгы, терлекләрнең продуктлылыгы, төрле авыл хуҗалыгы машиналарыннан файдалану буенча күп кенә танылган дөнья рекордларынннан уздырганнар. Алар онытылырга тиеш түгел.

Белешмәлектә социаль хезмәт геройлары, орден ияләре, фидакарь хезмәт алдынгылары турында мәгълүмат табарга була.

Надежда Петрова китабын Аксубай үзәк китапханәсенә бүләк иткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев