Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Яңа кешеләр» партиясе автомобильдә тавышлы сигнализация куллануны тыярга тәкъдим итә

«Тавышсыз сигнализацияләр куллану — күрше-күләнгә ихтирам, хөрмәт билгесе», — дип саный Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасына кандидат Александр Быков.

«Яңа кешеләр» партиясе автомобильләргә тавышсыз сигнализацияләр кую инициативасын тәкъдим итте. 

Төнлә тулысынча ял итү — кешеләрнең сәламәтлеге һәм эшкә сәләтлелеге өчен мөһим шарт булып тора. Әмма шәһәрдәге тулы бер кварталлар төнлә эшли башлаган машина сигнализацияләре тавышын тыңларга мәҗбүр.

Нигездә сигнализацияләр юк кына сәбәп аркасында эшли башлый: аккумулятор утыра, песи йөгереп уза, яшен яшьни яки машинага очраклы рәвештә туп тия. Шул ук вакытта машина хуҗалары төнге сигнализациягә берничек тә игътибар итми: алар яки эштә, яки өйләрендә түгел.

 «Иң мөһиме — кешеләр. Шуңа күрә партия тавышсыз сигнализацияләрне тыю инициативасын тәкъдим итә. Мондый сигнализацияләрнең саклау минималь дәрәҗәдә, ә күршеләр өчен тавыш һәм уңайсызлык бик зур. Бәхеткә, автомобильләрдән магнитола урлый торган вакытлар узды инде. Хәзер сигнализация җитештерүчеләр мондый продуктларның күп төрләрен тәкъдим итә, алар машина хуҗасының телефонына яки брелогына тавышлы һәм язма хәбәр җибәрә ала.

Мондый җайланмалар тавышлы сигнализацияләргә оптималь альтернатива булып тора. Шунысы да мөһим, яңа җайланмаларның бәясе искеләренеке кебек үк», — дип сөйләде Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасына кандидат Александр Быков.

«Яңа кешеләр» партиясе әкренләп тавышсыз сигнализацияләргә күчәргә тәкъдим итә. Этаплы эш — принципиаль момент. Чөнки инициатива машина хуҗаларына гына түгел, ә автомобиль сатучыларга, автосервис хезмәткәрләренә, сигнализация җитештерүчеләргә дә кагылачак.

Әлеге инициативаны тормышка ашыру өчен «Яңа кешеләр» партиясе Административ кодекска һәм Юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Полиция хезмәткәрләренә сигнализацияне тавышсызга алыштыруга күрсәтмәләр бирергә, күрсәтмәне үтәү вакытын расларга һәм аны бозган өчен җаваплылык кертү хокукы бирергә кирәк.

Шулай ук күчеш чорын расларга — транспорт чараларын әзерләү яки яңадан җиһазландыру өчен автомобиль хуҗаларына вакыт бирергә кирәк. Машинаны яңадан җиһазландыру билгеле бер чыгымнар таләп итү сәбәпле, инициатива авторлары, сигнализацияне ирекле рәвештә алыштырган автомобиль хуҗаларын транспорт салымыннан бер елга азат итәргә тәкъдим итә.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев