Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яңа ел чарасына һәм бәйрәмгә иң яхшы бизәлеш буенча республика бәйгесе җиңүчеләре 11 млн сум акча алачак

    2019 елның 25 декабреннән 2020 елның 25 гыйнварына кадәр республикада муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чарасына һәм бәйрәмгә иң яхшы бизәлеш буенча бәйге уза.

    Приз фонды 11 миллион сумны тәшкил итә. Һәм аны 6 номинация җиңүчеләре үзара бүлешәчәк.

    Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин сөйләде.

    Җиде ел элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән безнең торак пунктларын, муниципаль районнарны һәм шәһәр округларын иң яхшы бизәүгә беренче бәйге игълан ителде.

    11 эшче төркем Яңа ел бәйрәмнәрендә барлык 43 муниципаль район һәм ике шәһәр округында булды.

    Барлык эшләр 16 гыйнварга кадәр кабул ителәчәк.

    Фото: Михаил Захаров.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: