Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Хыял» ансамбле I дәрәҗә Халыкара бәйге лауреаты булып танылды

Югары бүләккә ансамбль «Кәеф» вальсын башкарган өчен лаек булды

Санкт-Петербургта ел саен үткәрелә торган «Талантлар җыябыз» бию сәнгатенең ХХVI Халыкара онлайн бәйгесенә йомгак ясалды.

Ансамбльгә «Эстрада-бал биюе» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеме нигезле рәвештә бирелде.

«Хыял» – районда үткәрелгән күп кенә бәйрәм программаларында катнаша, аның чыгышын барасы да көтеп ала һәм һәрвакыт көчле алкышлар белән кабул итә. Якты костюмнар, бию феериясе – Әлфия Рәхмәтуллина җитәкчелегендәге ансамбльгә хас булганча, барысы да югары дәрәҗәдә.

– Без I һәм II дәрәҗә лауреатларга Гран-при өчен Казанда 29 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр узачак бәйгенең ябык суперфиналына чакыру алдык инде, – ди Әлфия Фатыйх кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев