Аксубаево
  • Рус Тат
  • WorldSkills тәмамланганнан соң, кыйммәтле җиһазларны Казан көллиятләренә бирәләр

    Казанда һөнәри осталык чемпионатында дистәләрчә миллион сумлык станоклар, мичләр һәм махсус приборлар кулланылачак.

     

     WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру өчен иганәчеләр кыйммәтле җиһазлар сатып алган. Ярышлар тәмамланганнан соң, аларны Казан көллиятләренә тапшырачаклар. Бу хакта WorldSkills Kazan 2019 алдыннан Kazan Expo мәйданчыгында узган матбугат туры барышында билгеле булды.

    Оештыручылар сүзләренчә, мондый зур ярышларны уздыру җиңел түгел. Биредә WorldSkills хәрәкәте иганәчеләре зур роль уйный, алар катнашучыларга кыйммәтле җиһазлар, станоклар, мичләр һәм машиналар алып бирә.

    WorldSkills Champion trust әгъзасы Анна Прокопеня быелгы ярышларда катнашучылар тарафыннан кулланыла торган заманча станокның уртача бәясе якынча 3 млн сум булуын әйтте.

    «Шул ук вакытта компетенциядә катнашучы 20-30 кешегә кимендә 15 шундый станок кирәк», - дип нәтиҗә ясады спикер.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Фото: Владимир Васильев

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: