Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

WorldSkills чемпионатында икенче урын – безнеке

Соңгы елларда район яшьләре үзләрен иң дәрәҗәле ярышларда таныталар.

Әмма WorldSkills Бөтенроссия чемпионатында икенче урын турында берәү дә хыяллана алмады. Шулай да бу хәл булды. 

Савгач мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Вячеслав Ипеев укучысы Андрей Романов агач һәм балта  эшенең иң катгый осталарын шаккаттыра алды. Жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, агачтан эшләнгән эш бик яхшы килеп чыккан.

Андрей  урман чатыры макетын ясады, ул шундый ук корылмаларның барлык таләпләренә дә җавап бирә. Традицион ысуллар белән беррәттән Андрей үз иҗатында заманча төзелеш технологияләрен дә куллана. Андрей уйлаганча, теләсә кайсы юлчы яки гөмбәче беседкада ял итү өчен кирәкле бөтен әйберне табарга тиеш.

Шул исәптән гаилә белән урманда ял итү өчен дә, көнкүреш чүп-чары өчен дә урын каралган. 

–Урман – безнең байлыгыбыз, – дип саный Андрей һәм аны киләчәк буыннар өчен саклап калу бүгенге көндәге төп бурычларның берсе. Мәктәптә миңа  агач кебек кыйммәтле материалга мәхәббәтне   хезмәт укытучысы уятты һәм өйрәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев