Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

WorldSkills чемпионаты ачылышын федераль каналда трансляцияләргә ниятлиләр

Профессионалның формалашу этапларына багышланган тамашада техник яңалыклар кулланылачак.

 

Казан мэриясендә WorldSkills дөнья чемпионаты (анда Россия эстрадасы йолдызлары һәм гражданлыкка ия бердәнбер робот – София чыгыш ясаячак) ачылышын берәр федераль каналда турыдан-туры трансляцияләү мәсьәләсен тикшерәләр. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гаффаров мэриядә узган эшлекле киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

«Чемпионатның рәсми сайтында WorldSkills чемпионаты ачылышы турыдан-туры трансляцияләнәчәк, шулай ук хәзерге вакытта берәр федераль каналда туры трансляция оештыру мәсьәләсе тикшерелә», - дип искәртте спикер.

Тантана профессионалның формалашу этапларына багышланачак, техник яңалыклар, мисал өчен, виртуаль чынбарлык технологияләре кулланылачак. Тамашаны Россиянең халык артисты, продюсер Игорь Крутой һәм режиссер Алексей Сеченов командасы куя.

WorldSkills чемпионатын ачу тантанасында Казан, Татарстанның иҗат коллективлары, Россиянең танылган башкаручылары катнашачак. Алар арасында Елка, Александр Панайотов, Ян Гэ һ.б. бар. Тантанада шулай ук Согуд Гарәбстаны гражданлыгын һәм паспортын алган дөньядагы бердәнбер робот-андроид – София дә чыгыш ясаячак.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев