Волонтерлар ветеран янында кунакта
Яшь Гвардия активистлары һәм Җиңү Волонтерлары Бөек Ватан сугышы ветераны Нина Александровна Телешева янында булдылар.
Ул яшьләргә сугыш чорындагы тормыш юлы, Жуковтан “Иң яхшы элемтәче“ бүләген алуы, шулай ук калган бүләкләре турында сөйләде. Бүген көннәрне ничек уздыруы хакында да сөйләп үтте. 96 яшендә дә ул актив, җор телле. Нина Александровна районда бердәнбер ветеран-хатын кыз. Ә тагын ул үзенең күптәнге хыялының чынга ашуы турында бәян итте – сугыш ветераны җигелгән атта утырып йөрде. Ул яшьтән үк атлар ярата икән. Нина Александровна укучыларга, яхшы укыгыз, имтиханнарны “яхшы“ билгеләренә генә тапшырыгыз, дигән хәер-фатихаларын бирде. Шулай ук белем алып, намуслы һәм гадел хезмәт куегыз дип теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев