Аксубаево
  • Рус Тат
  • Волонтерлар өлкәннәргә ярдәм итәчәк

    Аксубай районы Санитария-эпидемиягә каршы комиссиянең чираттагы утырышында коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә эшче яшьләр, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итүдә катнашырга теләге булган гражданнар арасыннан волонтерларны җәлеп итү турында карар кабул ителде.

    Районда иреклеләр арасыннан волонтерлар отряды формалашачак, аларның бурычы: азык-төлек һәм дарулар сатып алып кайтып бирү, коммуналь хезмәтләр өчен түләү.

    – Өлкән кешеләр төрле йогышлы авыруларга тиз бирешүчән, – дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. – Аларны артык мәшәкатьләрдән, кешеләр күп йөри торган урыннарга барудан чикләү өчен, волонтерлар аларның үтенече буенча кибеткә, даруханәгә, почтага бара алачак.

    Әлеге максатлар өчен кайнар элемтә эшли. Ялгыз яшәүче өлкәннәр 8 (84344) 2 92 77; 2 92 30 «кайнар элемтә» телефоннары буенча эшче төркемгә мөрәҗәгать итә ала.

    Санитария-эпидемиягә каршы комиссия утырышында район гражданнарын әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булырга – өлкән яшьтәге күршеләргә, танышларга ярдәм итәргә чакырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: