Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Володин Путинга Думаның ничә депутаты коронавирус белән авыруы хакында сөйләде

РФ парламентының түбән палатасы 28 октябрьдә киләсе ел бюджеты буенча тыңлаулар үткәрә башларга ниятли.

РФ Дәүләт Думасы закон буенча дистанцион форматта эшли алмый, шунлыктан депутатларның коронавирус инфекциясе йоктыру ихтималы зур. Хәзерге вакытта стационарларда 38 парламентарий дәвалана, берсе вафат булган. РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин РФ Президенты Владимир Путин белән очрашуда шундый статистика китерде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген 38 депутат хастаханәдә дәвалана, берсе – реанимациядә. Пандемия нәтиҗәсендә бер депутатның вафат булуы турында инде беләсездер», - диде Володин. Аның сүзләренчә, пандемиядән барлыгы 91 парламентарий (авырып терелгәннәрен дә кертеп) зыян күргән.

Володин билгеләп үткәнчә, шуңа да карамастан, парламентның түбән палатасы актив эшләвен дәвам итә. Депутатлар карамагында 1,3 меңнән артык закон проекты бар, шуларның 20се тикшерелә. Беренче чиратта, яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш белән бәйле закон проектлары каралачак.

Дәүләт Думасы киләсе ел бюджетын формалаштыруда да актив эшли. «Без хәзерге вакытта комитет кысаларында бюджетны беренче укылышта карау өчен әзерләүне төгәлләдек, фракция кысаларында консультацияләр тәмамланды, һәм бюджет 28 октябрьдә беренче укылышта каралыр дип уйлыйбыз», - диде Володин. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: РФ Президенты матбугат хезмәте 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев