Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Волга-Селект» ҖЧҖдә эремә пункты булачак

Рус Кармәте авылы янында элеккеге машина-трактор паркы территориясендә «Волга-Селект» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе өчен эремә пункты төзү эшләре бара.

Бу урынны чүп баскан, элеккеге авыл хуҗалыгы объектының ташландык корылмалары юлдан ук, табигать картинасын бозып, ямьсез булып күренеп тора иде. Хәзер исә территория күзгә күренеп үзгәрә. Төзелеш мәйданчыгы үзенең күләмле булуы белән шаккатыра. Төзелеш эшләренә зур кран, куәтле заманча техника җәлеп ителгән. Төзүчеләр иң башта пункт өчен мәйданчык әзерләгәннәр, аны бетон белән ныгытканнар, сыешлыкларны урнаштырганнар, каркасны монтажлау, складлар төзү эшләре бара.

Эретмә пункты коры ашламаларны, үсемлекләрне саклау чараларын эретү, катнаштыру өчен күп функцияле объектны күзаллый. Аны кулланганда продуктның үзкыйммәте һәм сыек ашлама алуга сарыф ителгән вакыт сизелерлек кими. Бу чәчүлекләрне тәрбияләү, үсемлекләрне тукландыру өчен эремәләр әзерләү буенча үзенчәлекле мини-завод.

– Эремә җитештерү пункты үсемлекчелектә биологик һәм химик препаратларны нәтиҗәлерәк куллану максатларында төзелә, – дип сөйли «Волга-Селект» ҖЧҖ управляющие Иршат Хәнифов. – Ахыр чиктә, кырларның уңдырышлылыгын арттыру өчен.

Эремә әзерләү процессы компьютерлаштырылган булачак. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе аңлатканча, бу объект өчен җиһазлар сатып алынган инде. Төзелеш эшләре тәмамлангач, территория койма белән тотып алыначак, керү юлларына бетон плитәләр җәеләчәк.

«Волга-Селект»та эремә пунктын май урталарында эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Хуҗалыкта өстәмә ике үзйөрешле сиптергеч сатып алынган.

 

Алексей Буранов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев