Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Волга-Селект» чәчүне төгәлләде

    Районда язгы чәчү кампаниясен беренчеләрдән булып «Волга-Селект» ҖЧҖ игенчеләре башкарып чыкты.

    Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесенең бу исәп буенча икенче язгы эшләр кампаниясе. Һәм ул үз бурычын уңышлы үтәде.

    Кыр уңганнары 11 мең гектарга якын сабан культуралары чәчкән.

    Шул исәптән 5800 гектардан артык – бөртеклеләр (3600 гектардан артык бодай, 2200 арпа), 5 мең гектардан артык техник культаралар (3500 гектар көнбагыш, 1500 гектар рапс) игелгән.

    Шул ук вакытта «Волга-Селект»ның җир биләмәләре районның төрле почмакларында урнашкан, кайчагында иң еракларына бару өчен бер сәгатькә якын вакыт кирәк.

    – Чәчүне кыска срокларда башкарып чыктык, – дип билгеләп үтте «Волга-Селект» ҖЧҖ идарәчесе Иршат Хәнифов. – Механикалаштырылган звенолар һәм хезмәт күрсәтүче барлык хезмәтләр дә тырышып эшләде. Бердәм хезмәт көзгә нәтиҗәләр китерергә тиеш. Уңыш алу өчен дым һәм җылылык җитәрлек.

    Авыл хуҗалыгы предприятиесе арсеналында төрле модификациядәге тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары, заманча туфрак эшкәртү агрегатлары, сиптергечләр, йөк машиналары бар. Алар белән тәҗрибәле, уңган игенчеләр идарә итә. Чәчү агрегатлары тәүлек буе эшләделәр.

    Чәчү агрегатларында Андрей Филиппов, Рәфис Волков, Әлфир Мингалимов, Илһам Хамәтҗанов һәм Рамил Хәйретдинов бөртекле культуралар чәчүдә киеренке хезмәт куйдылар. Техник культураларны Ришат Гатин, Эльвир Нуретдинов, Алмаз Мингалимов, Сергей Шишкин, Фәнил Нуретдинов, Анатолий Исаев, Николай Харитонов чәчте.

    Николай Копонев, Аркадий Коннов, Валентин Захаров туфрак эшкәртү белән мәшгуль булдылар. Үз агрегатында Анатолий Макаров ашлама, орлык төяүдә тәүлек буе эшләде. КамАЗ йөртүчеләр Алексей Купцов, Хәлим Хәнифов, Илдар Әхмәтҗанов көндез дә, төнлә дә чәчү агрегатларына орлык, ашлама ташып тордылар.

    Язгы кампания башланганнан бирле хуҗалык кырларында параллель рәвештә үсемлекләрне тәрбияләү һәм корткычлардан, чүп үләннәреннән саклау буенча агрочаралар да башкарыла.

    «Туман» сиптергечләренә идарә итүче Ленар Нуретдинов, Эльнар Нотфуллин көн саен 250-260 гектар мәйданны эшкәртеп, көнлек эш нормасын арттырып үтәп эшлиләр.

    Чәчүлекләрдә чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы сыек составлар кертеп, сиптергечләр дә эшли. «Туман-2» агрегаты белән Константин Тимофеев идарә итә. Александр Янилкин һәм Александр Мартынов аны өзлексез су белән тәэмин итәләр.

    Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе ассызыклаганча, бу җаваплы чорда һәр хезмәтчән үз урынында профессиональ хезмәт куйды. Эш уңышына агроном Илшат Гафиятов, аның ярдәмчесе Владимир Макаров, механик Александр Давыдов, склад мөдире Айдар Габдрахманов та үз өлешләрен керттеләр, куркынычсызлык хезмәте вәкиле Рәнис Хөсәенов милекнең сакланышын тәэмин итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: