Аксубаево
  • Рус Тат
  • Волейболчылар кубок өчен көрәште

    2019 ел сезонында егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге булып узды.

    Ярышлар бик эмоциональ һәм кискен барды. 2003-2004 елгы кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәләр белән Иске Савруш төп мәктәбе командасы аерылып торды. Икенче һәм өченче урыннарны Савгач урта мәктәбе һәм район үзәгенең беренче мәктәбе волейболчылары яулады.

    Аларның яшьтәшләре - егетләр арасында Савгач укучылары ышанычлы рәвештә җиңүгә иреште һәм беренчелектә җиңү яулады, Шәрбән мәктәбе укучылары турнир таблицасында икенче, Емелькино урта мәктәбе өченче урынга чыкты.

    2005-2006 елгы кызлар арасында яшь категориясендә Иске Савруш мәктәбе, Савгач урта мәктәбе, Аксубайның 1нче мәктәбе призерлар булдылар. Егетләр арасында Емелькино урта мәктәбе, Савгач урта мәктәбе, 1 нче санлы Аксубай мәктәбе командалары җиңүчеләр булдылар. Җиңүчеләргә грамоталар һәм кубок тапшырылды.

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: