Владимир Путин «Россиянең ел укытучысы» конкурсының яңа концепциясен ясарга кушты
Россия Президенты «Ел укытучысы» конкурсын ел буе дәвам итәчәк реалити-шоу форматында уздырырга тәкъдим иткән иде.
Россия Президенты Владимир Путин мәгариф министрлыгына «Россия ел укытучысы» конкурсын үткәрүнең яңа концепциясен эшләргә кушты.
Концепцияне министрлык «Россия — мөмкинлекләр иле» автономияле коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә эшләргә тиеш. Әлеге конкурсның ел дәвамында үткәрелүен һәм массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртылуын исәпкә алырга, диелә «Россия — мөмкинлекләр иле» АКБО күзәтү советы утырышы нәтиҗәләре буенча күрсәтмәдә.
Йөкләмәне үтәү вакыты — 2021 елның 1 июне. Март ахырында Путин «Ел укытучысы» конкурсын ел буе дәвам итәчәк реалити-шоу итү тәкъдиме белән чыкты, дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев