Аксубаево
  • Рус Тат
  • Владимир Путин пенсионерларга өстәмә рәвештә 10 мең сум акча түләргә тәкъдим итте

    Россия Президенты әлеге чараның барлык категорияләргә караган пенсионерларга да кагылырга тиешлеген искәртте.

    РФ Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре белән очрашуда пенсионерлар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләргә тәкъдим итте.

    Ул билгеләп үткәнчә, пенсиягә билгеләнгән өстәмәне инфляция «ашый» һәм ул гына җитәрлек түгел. Аның сүзләренчә, Хөкүмәттә пенсияне ел саен 1 мең сумга күтәрү инфляцияне узып китәр дип өметләнсәләр дә, бүгенге көндә аның күләме фаразланганнан югарырак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

    «Думада тиешле фракция формалаштырганнан соң „Бердәм Россия“ партиясенең бу мәсьәләгә игътибар итүен сорар идем. Һәм быел пенсионерларга өстәмә рәвештә 10 мең сум күләмендә акча түләргә тәкъдим итәм», — дип сүзен төгәлләде Россия лидеры.

    Ул әлеге чараның барлык категорияләргә караган пенсионерларга да кагылырга тиешлеген искәртте. 

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: