Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Владимир Путин минималь хезмәт хакы күләмен арттыру турындагы законны имзалады

2022 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 13 890 сумга кадәр җиткерелә.

РФ Президенты Владимир Путин 2022 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен 8,6 процентка арттыру — хәзер аена булган 12 792 сумнан 13 890 сумга кадәр җиткерү турындагы законны имзалады. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Башта хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 13 617 сумга кадәр артыр дип ниятләнгән иде. Әмма Дәүләт Думасында законның икенче укылышына дәүләт башлыгы минималь хезмәт хакын 800 сумнан арттырмау түгел, ә 1,1 мең сумга диярлек арттыру турында төзәтмә кертте. Яңалык 2022 елның 1 гыйнвареннан гамәлгә керә.

«Прайм» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елда кабул ителгән методика буенча минималь хезмәт хакы күләме Федераль дәүләт статистикасы хезмәте тарафыннан исәпләнгән алдагы ел өчен медиана — уртача хезмәт хакының 42 процентын тәшкил итә. Медиана хезмәт хакы — ул билгеле бер зурлык, ил халкының яртысының хезмәт хакы аннан югарырак, ә яртысыныкы — түбәнрәк.  

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев