Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Владимир Маркинның соңгы җыры

Аксубай районы Чуваш Енорускиносы мәктәбенең элекке укучысы Владимир Маркинны зур хөрмәт белән искә алалар.

Мәктәптә аңа багышланган стенд та бар.Ә анда  балачак һәм яшүсмер елларындагы, ерак һәм безнең өчен чит ил булган Әфганстаннан җибәрелгән фотографияләр... Алар астында шагыйрә Фазу Алиеваның шигырь юллары урнаштырылган. 

Ә ни өчен соң иң-иңнәр әйләнеп кайтмый?  

Владимир әти-әнисе тормышны бер сәгатькә дә эшсез күз алдына китерә алмый торган гаиләдә туган. Әтисе уңган балта остасы иде. Владимирга бигрәк тә әтисенең агач остаханәсе, андагы агач һәм йомычка исе ошый торган була. Әле бүген дә ,ул белем алган мәктәптә аның кулы белән ясалган әйберләр: урындык, сыерчык оясы, әнисенә бүләккә дип ясалган уклау, чәчәкләр өчен әрҗәләр саклана. Аңа  яшьтән үк мәктәп тормышы таныш була, чөнки әнисе авыл мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. 

Владимир мәктәптә уку дәверендә яхшы укучы гына түгел, ә чын спортчы да була. Районда  күп еллар дәвамында аның истәлегенә, чит илдә Ватанны саклаучыбыз хөрмәтенә  чаңгы ярышлары уза. Ул бик яхшы укыган, комсомол комитеты члены булган. Мәктәптә куп малайлар аның кебек булырга тырышкан. 
Владимир мәктәптә укыганда ук үзен физик яктан гына түгел, ә мораль яктан да армия тормышына әзерләде. Хәтта озын тәнәфес вакытларында 3 дусты, сыйныфташы белән спорт мәйданчыгында берничә әйләнеш ясый иделәр. Ватан тарихы дәреслегенең һәр битен зур кызыксыну белән укый иде. Володя Казан югары танк училищесына керергә хыялланды. Медицина тикшерүе дә үтә,уку йортыннан чакыру кәгазе дә килә, ләкин Володя хезмәт срогын тутырып кайткач укырмын дигән карарга килә. 

Ул үзенең ныклыгын да тикшереп карарга тели. Хәрби хезмәткә чакыру алгач, ул миннән, солдат армиягә китәр алдыннан әти-әнисе, туганнары белән хушлашу турында борынгы чуаш халык җырының сүзләрен табуымны үтенде. Әлеге җырны еламыйча тыңлап булмый. Саубуллашу кичәсендә  шул җырны авыл клубы сәхнәсеннән 3 якын дусты белән башкара.

Егетләр сәхнәгә солдат гимнастеркалары киеп, муеннарына чигүле сөлгеләр һәм җилкәләренә солдат капчыгы асып чыгалар.хатын-кызлар өзелеп еладылар. Әлеге картина хәзер дә күз алдында, –  дип искә ала Геннадий  1986 елда Владимир армия сафларына чакырыла,  Ашхабадта “өйрәнү“ уза.Ул анда ук Әфганстанда хезмәт итәчәген аңлый.  Ул солдат нинди дәрәҗәдә булса да, кирәк булган җирдә Ватанга хезмәт итәргә кирәклеген яхшы аңлый.  Ольга Романовна һәм  Агафон Петрович улларының хезмәттәш дусларының хатларыннан , Володяның сугышта да тыныч тормыштагы кебек тыйнак, гадел һәм ярдәмчел булып калуын беләләр. 

1988 нче елның июль аенда Маркиннар гаиләсе Володяның соңгы хатын ала. Ул хатында аларның часте Әфганстан Республикасыннан чыгуын яза һәм башка бу адреска хат язмауларын сорый. “Мин исән калсам, Союзга кайту белән үзем сезгә хат язачакмын”.- дип яза туган йортына язган соңгы хатында... 
Әмма исән кала алмый шул... 

15 нче июль көнне Әфганстанның частьне чыгарганда, Владимирның БМПсы фугаста шартлый. Авыр яраланган солдатны госпитальга озаталар. 18 нче июль көнне сугышчы  аңына килә алмыйча вафат була. 22 нче июль көнне әти-әнисе телеграмма ала : “ Яр Чаллы шәһәренә хәрби самолет белән 200 нче номер астында йөк кайтарылачак. Самолет АН -12, командир Поляков” 25 нче июль көнне Владимирның җәсәде салынган цинк табутны авылга кайтаралар. Икенче көнне барлык авыл халкы Владимирны соңгы юлга озата.  

Чув.Енорускинолылар  өчен авыл тарихының бу бите беркайчан да төзәлмәс яра булып тора.  Владимирның соңгы җырын барысы да хәтерли.  
Соңрак  әти-әнисе часть командирыннан хат ала. Әлеге хатта хәрби  хезмәт вакытында Владимир Агафонович Маркинның   иң катлаулы хәрби бурычларны үтәргә сәләтле кыю, тәвәккәл сугышчы булганлыгы әйтелә. Әлеге сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Владимирны үлгәннән соң “Сугышчан хезмәтләре өчен“ медале белән бүләклиләр. 

Иң элек үлемсезлеккә иң яхшылары китә, диләр шул...Еллар үткәннән соң, легенда булып кайтыр өчен китәләр. Бүгенге көндә Агафон Петрович та, Ольга Романовна да вафат. 

Айрат Сәмигуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев