Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«ВКонтакте» социаль челтәрендә «Авыл таңнары» «Өйдә утыр» Бөтендөнья флешмобына кушылды 

«ВКонтакте» ТАТМЕДИА берләшмәләре үзләренең миллионлаган язылучыларын өйдә калырга чакырды.

«ВКонтакте» социаль челтәрдә Татарстан берләшмәләре администраторлары планета халкын үз өйләрендә калырга чакырган Бөтендөнья флешмобына кушылырга өндиләр. 

Республика пабликлары үзләренең 1 миллионнан күбрәк булган язылучыларына офлайн элемтәләрне киметергә һәм зарурлык булмаганда урамга чыкмаска чакырып мөрәҗәгать итәләр. 

Төркем атамасында «өйдә утыр» дигән өстәмә пәйда булды. Бу акциядә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Азнакай эре берләшмәләре катнашучы булдылар. 

Пабликларның администраторлары үзләренең чакырулары белән якындагы көннәрдә өйдә калу һәм бу вакытны гаиләгә һәм якыннарга багышларга кирәклекнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтергә телиләр. Шул рәвешле һәркем коронавирус инфекциясен профилактикалау һәм аңа каршы көрәшкә үзенең шәхси өлешен кертә алачак. 

«Сәламәтлек – иң мөһиме, бүген ул безнең һәркайсыбызны борчырга тиеш. Әйдәгез, берләшик һәм, бу кыен вакытны бергә җиңү өчен, бер-беребез белән теләктәш булыйк», - дип мөрәҗәгать итәләр берләшмәне оештыручылар язылучыларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев