Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Вирусологлар яңа уку елының төп куркынычы турында сөйләде

Мәктәпләрдә көндезге дәресләрнең яңартылуы коронавирус таралуның икенче дулкыны белән янарга мөмкин.

Яңа уку елы башлану белән мәктәпләрдә көндезге дәресләрне яңарту Россиядә Covid-19 коронавирусы таралуның икенче дулкыны белән яный. Вирусологлар Алексей Аграновский һәм Виталий Зверев шул турыда кисәтә.Бу хакта Ura.ru басмасы хәбәр итә.

«Балалар вирусны гаиләгә алып кайтып, картларга йоктырыр дип куркырга кирәк. Әмма без үзебезнең балаларны укытмый калдыра алмыйбыз», - дип белдерде МДУ вирусология кафедрасы профессоры Алексей Аграновский.

«Саклык чараларын максималь рәвештә үтәргә кирәк. Очрашулар азрак булсын, дип киңәш итәр идем. Гаиләләр белән сирәгрәк җыелырга кирәк», - диде бу уңайдан галим.

Шуның белән бергә ул мәктәп укучылары арасында аралашу Covid-19 инфекциясенә күмәк иммунитет барлыкка килүгә ярдәм итәчәк, дип белдерде.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев