Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Вирусолог: Салкын һава торышы коронавирус белән авыручылар санына йогынты ясамый

Галим сүзләренчә, кешеләр коронавирусны ачык һавада түгел, ә ябык пространствода йоктыра.

Салкын һава торышы яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу тизлегенә сизелерлек йогынты ясый алмый. Вирусолог, биология фәннәре докторы Алексей Аграновский шулай дип белдерде. Бу хакта «Звезда» телеканалы хәбәр итә.

Галим сүзләренчә, кешеләр коронавирусны ачык һавада түгел, ә ябык пространствода йоктыра. «Инфекция, нигездә, метрода йога, чөнки анда температура үзгәрми. Шуның аркасында түбән температура вирус таралуның тизлегенә сизелерлек йогынты ясый алмый», — дип аңлатты вирусолог.

Шул ук вакытта, Аграновский җылы шартларда вирусның активлыгы түбән булуын искәртте. Патоген сыеклык тамчысы кипкәннән соң таралу мөмкинлеген югалта.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев