Аксубаево
  • Рус Тат
  • Вирусолог Россиядә коронавирус таралуның үзенчәлеге турында сөйләде

    Белгеч фикеренчә, Европа илләреннән аермалы буларак, Россиядә коронавирусның икенче дулкыны башлану турында сүз бармый.

    Вирусолог, Россия фәннәр академиясе академигы Феликс Ершов Россиядә коронавирус эпидемиясенең башка илләрдәге кебек таралмавын әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

    «Россиядә коронавирус таралу үзенчәлекле. Башта зыян күрмәгән төбәкләрдә вирус таралу соңрак башланды», — дип белдерде табиб.

    Белгеч фикеренчә, Европа илләреннән аермалы буларак Россиядә коронавирусның икенче дулкыны башлану турында сүз бармый. Илдә коронавирус белән авыручылар санының артуы эпидемиянең беренче дулкынының үсеше белән бәйле.

    «Россиядә икенче дулкын бөтенләй булмаска мөмкин», — дип ачыклык кертте Ершов.

    Табиб фикеренчә, бер-бер ярым елдан соң коронавирус проблема булудан туктаячак. Ул узган ярты елда авыруга каршы көрәштә кешелекнең зур уңышларга ирешүен әйтте.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: