Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Вирусолог: Омикрон-штаммы ковидны җиңелрәк чиргә әверелдерергә мөмкин

Төрле илләр яңа чикләүләр кертә.

Коронавирусның SARS-CoV-2 яңа омикрон-штаммы таралуы Covid-19 пандемиясе тәмамлануга китерергә мөмкин.

Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәгенең баш хезмәткәре вирусолог Анатолий Альтштейн сүзләренә сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр иткәнчә, коронавирусның яңа варианты Яңа елга кадәр ил буенча таралырга өлгермәячәк.

Мисал итеп ул дельта штаммын китерде, ул ярты елга якын вакыт эчендә таралды.

Альтштейн омикрон-штаммы турында якынча мәгълүмат буенча чирнең авыр узуына китермәвенә игътибарны юнәлтте.

«Вирусның бу вариантының үзенчәлеге бар: ул 32 мутациядән тора, җиңел мутацияләнә. Аның геннары тотрыклы булмау сәбәпле, беренче чиратта авыруны катлаулы итү үзлеге бетерелә», — диде ул.

«Омикрон» штаммының куркыныч булмавы турындагы фаразлар кире дә кагылырга мөмкин, чөнки вирус әле өлкән яшьтәге кешеләргә йокмаган. Аннары билгеле була инде», — дип ачыклык кертте тикшеренүче.

Моннан тыш, «омикрон» штаммын йоктырган очракта ковидның җиңел узу мөмкинлеге пандемия тәмамлануга китерү мөмкинлеге бирә, диде Альтштейн.

«Әгәр коронавирустан үлем очраклары грипп корбаннары саны белән чагыштырырлык була икән, ул вакытта пандемия беткән дияргә була», — дип аңлатты ул.

32 мутацияле B.1.1.529 штаммы Ботсванада Көньяк Африка Республикасы гражданинында ачыкланган. Британия галимнәре бу штамм иммунитеты түбән кеше организмында барлыкка килергә мөмкин.

Төрле илләр патогенның яңа варианты сәбәпле, яңа чикләү чаралары кертә. Ул күп кенә дәүләтләрдә ачыкланган. Россия Президенты Владимир Путин аңа каршы көрәшкә өстәмә финанс бүлеп бирергә кушты.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев