Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Вирусолог коронавирусның яңа төрле штаммы нинди шартларда барлыкка киләчәген аңлатты

Галим фикеренчә, дельта-штамм иң куркынычы булырга мөмкин.

Коронавирусның яңа суперштаммы теләсә кайда барлыкка килергә мөмкин, әмма моның өчен патогенның антитәнчекләргә реакциясе бетәргә, ә күзәнәк рецепторлары белән элемтәдә булырга кирәк.

АКШ Сәламәтлек саклау институты фәнни хезмәткәре-вирусолог Евгений Кунин фикеренчә, коронавирусның дельта-штаммы иң куркынычы булырга мөмкин.

«Барлык процесслар фонында, шул исәптән вакцинация булганда дельта штаммнан агрессиврак булган вариант тарала алмый», — дип яза «Известия» газетасы Евгений Кунинга сылтама белән.

Шул ук вакытта, яңа штаммның нәкъ менә дельта-вариантның мутациясе булу мәҗбүри түгел. «Киләсе суперштамм шул дельтаның артыннан килеп чыгарга да мөмкин», — диде вирусолог. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев