Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Вирусолог коронавируска иммунитетның ничек барлыкка килүе турында сөйләде

Covid-19 белән авырган кешедә антитәнчекләр берничә ел дәвамында барлыкка киләчәк.

Коронавируска иммунитет авырганнан соң берничә ел дәвамында сакланырга мөмкин. Бу турыда Казан федераль университетының прецизион һәм регенератив медицина фәннни-клиник үзәгенең директоры Альберт Ризванов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Иммунитет ныграк булыр дип уйлыйм. 2000 ел башында таралган коронавирусның SARS-CoV-1 төре берничә елга антитәнчек барлыкка китерде. Хәзерге коронавирус белән дә шул вазгыять булыр дип уйлыйм», — диде биология фәннәре докторы.

Күзәнәкләр вирусны истә калдыра һәм авыруны йоктырган очракта оператив рәвештә активлашалар һәм вируска һөҗүм итәләр. Шуңа күрә авыруны кабат йоктырган кеше җиңелрәк кичерәчәк.

«Әлегә инфекцияне кабат йоктыру турында санаулы хәбәрләр генә бар», — диде вирусолог.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X