Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Вирусолог: Алдагы эпидемия сезонында коронавирус һәм грипп өстенлек итәчәк

Узган еллардагы кебек үк коронавирус кискен респиратор вируслы инфекцияләрнең гомуми структурасына керә.

Алдагы эпидемия сезонында коронавирус инфекциясе һәм грипп өстенлек итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия өзлексез һөнәри белем бирү медицина академиясенең вирусология кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Елена Малинниковага сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, узган еллардагы кебек үк коронавирус кискен респиратор вируслы инфекцияләрнең гомуми структурасына керә. «Коронавирус инфекциясенең грипп белән бергә быелгы эпидемия сезонында да башка төп вируслы инфекцияләр арасында өстенлек итәчәгенә әзер булырга кирәк», - дип искәртте Малинникова.

Ул билгеләп үткәнчә, пандемиягә кадәр дә коронавирус китереп чыгарган башка инфекцияләр, грипп кебек үк, башка ОРВИлар арасында 15 процентны биләгән. Шул ук вакытта, бүген риновирус һәм аденовирус инфекцияләре теркәлә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев