Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

ВИЧ диагнозы белән тормыш

Районда ВИЧ-инфекцияле кешеләр тулы канлы тормыш белән яшиләр, гаилә коралар һәм сәламәт балалар үстерәләр.

Ел башыннан Аксубай районында ВИЧ-инфекциянең 7 яңа очрагы ачыкланган. Теркәлү чорында (2001 елдан башлап) районда ВИЧ-йогышының теркәлгән очраклары саны 72 кеше тәшкил иткән. Бүген 42 кеше ВИЧ-инфекция белән яши.

– 2021 елда районда яшәүче 4 948 кеше ВИЧ-инфекциягә тикшерү узды. Кешедә ВИЧ барлыгын бер генә ысул белән белергә була – ВИЧка антитәнчекләргә кан анализы тапшырып. Канда антитәнчекләр авыру йоктырганнан соң 1,5-3 ай эчендә пәйда була, – дип шәрехләде Аксубай район үзәк хастаханәсенең поликлиника бүлеге мөдире Алинә Маланчева. – Куркыныч фактор булып, саклану чаралары күрелмәгән җенси контактлар, наркотикларга бәйлелек, асоциаль тормыш рәвеше, ВИЧ-инфицияле анадан туган бала тора.

Доктор Маланчева, ВИЧка анализ уңай нәтиҗә биргәндә күпләр паникага бирелә, һәм аны психологик кабул итү һәр авыру өчен дә җиңел түгел, дип белдерде. Башта диагнозның дөрес булуына ышанмау, аннан соң кире кагу. Киләсе этапта күпләрдә агрессия барлыкка килә, кеше бөтен дөньяга үпкәли һәм гаеплене эзли башлый.

– Әгәр кеше үзен тынычландыра һәм “әгәр мин вируска каршы препаратлар кабул итәм һәм рекомендацияләргә таянам икән, картлыкка кадәр яшәячәкмен”, дип үз-үзен тынычландыра икән, димәк, ул яшәү өчен барысын да эшли, – ди табиб.

Вируска каршы терапия ВИЧ-инфекциядән тулысынча дәвалануны тәэмин итми. Әмма, препаратларны даими кабул иткәндә кеше зарарлы булудан туктый, чөнки аның канында вирус концентрациясе сизелерлек кими. Шул рәвешле гомерне озайтырга мөмкин.

ВИЧ-инфицияле кешеләр арасында апатия башланучылар да бар, алар авыруга каршы көрәшергә теләмиләр. Тик күпләр, аның ВИЧ-диагнозы булу фактын, аны дәваларга була һәм кирәк икәнен аңлыйлар һәм хәлне аек бәялиләр һәм ВИЧ аларга тулы канлы тормыш белән яшәргә комачауламый.

Иң мөһиме – үзеңдә авыруны вакытында ачыкларга һәм табибларның киңәшләрен кабул итәргә кирәк.

«РЦПБ СПИД һәм ИЗ МЗ РТ» ГАУЗ һәм аның филиаллары адреслары:

  • Казан ш., Николай Ершов ур., 65 йорт;
  • Яр Чаллы ш., Вахитов пр., 12 йорт;
  • Әлмәт ш., (шәһәр тибындагы Түбән Мактама бистәсе), Промышленная ур., 1а йорт.

Ышаныч телефоны: 8(843) 272-70-90.

ВИЧка анализны Аксубай ш.т. б., Мазилин урамы, 41 йорт адресы буенча «Аксубай район үзәк хастаханәсе» ГУАЗ поликлиникасында тапшырырга мөмкин.

Әгәр ВИЧ анализының нәтиҗәсе уңай булса, район үзәк хастаханәсе инфекционистына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Диагноз расланган очракта, диспансер исәбенә басарга һәм вируска каршы терапияне башларга кирәк.

Реклама

ТИСКӘРЕ НӘТИҖӘГӘ КИТЕРЕРГӘ МӨМКИН. ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШҮ ЗАРУР.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев