Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ветеринарлар котыру вирусына каршы

28 сентябрьдә Бөтендөнья котыру авыруына каршы көн билгеләп үтелә.

2019 елның 16 сыннан 27 сентябренә кадәр районда терлекләрнең әлеге авыруын профилактикалау буенча ункөнлек уза. Бу авыру шулкадәр җитди һәм куркыныч, күмәкләп каршы торуны таләп итә. Бу хакта район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Александр Мясников белән әңгәмә корабыз.

– Котыру вирусы терлекнең һәм кешенең үзәк нерв системасын зарарлый. Нерв юллары буйлап узып, баш миенә килеп җитә һәм ялкынсыну (специфик энцефалит) тудыра. Котыру авыруы кеше үлеменә китергән инфекция булып саналды. Ләкин, вакытында ясалган прививка яки профилактик чаралар, авыруның гомерен саклап калырга мөмкин.

Моның өчен берничә гади кагыйдәне үтәргә кирәк:

1. йорт хайваннарын асрауның билгеләнгән кагыйдәләрен үтәргә;

2. ел саен малларны котыру авыруына каршы профилактик прививка ясау өчен ветеринария станциясенә алып килү мәҗбүри;

3. йорт хайванының үз-үзен тотышында үзгәрешләр сизелгәндә, аларга башка хайваннан зыян килгәндә, терлек сәбәпсездән үлгән очракта, һичшиксез, ветеринария белгеченә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Ветберләшмә котыру авыруына каршы профилактикалау ункөнлегендә нинди эшләрне башкара?

– Ветеринария хезмәте белгечләре авыл җирлекләренә чыгалар, мал хуҗалары белән очрашалар, котыру авыруына каршы этләргә һәм мәчеләргә вакцинация ясыйлар, авыл халкы белән аңлатулар алып баралар, бу чир хакында белешмәлекләр тараталар. Ункөнлек чорында ветеринария берләшмәсендә хайваннарга бушлай вакцина ясатырга була.

Фото ветберләшмә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев