Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ветераннарга – медаль

    Быел унсигез аксубайлыга Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен“ медале тапшырылды.

    Бу карарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте, шуңа нигезләнеп Татарстан Республикасы көнендә бөтен Татарстан ветераннары –  Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар, чолганышта калучылар һәм концлагерьләрдә тоткынлыкта булучылар – барлыгы 2369 кеше ТРның “Фидакарь хезмәт өчен“ медале белән бүләкләнде.

    “Фидакарь хезмәт өчен“ медале белән Татарстан Республикасында хезмәттә, дәүләт, икътисад, социаль өлкәне һәм мәдәни тармакны, республиканың икътисади һәм фәнни потенциалын үстерүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән, актив җәмәгать эшчәнлеге алып барган һәм хәйрия эшчәнлеге күрсәткән гражданнар  бүләкләнә.

    Безнең районда  медальләрне Бөек Җиңүне бәйрәм итү тантанасында беренчеләрдән булып сугыш ветераннары Нина Телешева һәм Елисей Мурзич алды. Аларны Камил Гилманов һәм спорт министры Владимир Леонов тапшырды.

    “Фидакарь хезмәт өчен“ медальләре белән шулай ук Леонтий Артамонов, Дмитрий Васильев, Кыям Галяветдинов, Сәйфи Миначев, ИбраҺим Шәйхетдинов, Сергей Васильев, Минхәер Дәүләтшин, Рәшит Мостафин, Мидхәт Фәезов, Михаил Чураев, Шәфыйк Закиров, Гомәр Сәлахетдинов, Николай Трофимов, Зиннәтулла Фәтхуллин, Галимҗан Хәйретдинов, Николай Шишков бүләкләнделәр.

    Ветераннарга медальләрне район башлыгы Камил Гилманов, хакимият һәм башкарма комитет вәкилләре өйләренә барып тапшырдылар.
    – Без үзебезнең ветераннар белән горурланабыз, – диде район башлыгы Камил Гилманов. – Алар Җиңү алып килделәр.

    Илне, бөтен дөньяны дошманнан азат иттеләр, сугыштан соңгы елларда илебезне торгыздылар. Алар безнең районның тере тарихы, хезмәт даны ияләре. Аларга даими игътибар күрсәтү – бүгенге буынның төп бурычы. Барысына да озын гомер телибез.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: