Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ветераннарга – аерым хөрмәт

Универсаль технологияләр техникумы коллективы һәм җитәкчелеге техникум ветераннарын онытмый.

Һәр бәйрәм саен алар өчен мул табын артында очрашу оештырыла. Шулай ук Җиңү көне дә искәрмә булмады.  30 дан артык районның һөнәри техник белем бирү ветераннары Бөек бәйрәм уңаеннан җыелышты.

Очрашуга Бөек Ватан сугышы ветераннары Нина Александровна Телешеваны һәм Елисей Мурзич Тимирясовны, мәктәптә хәрби дәресләр биргән педагогика хезмәте ветераны Николай Андреевич Янилкинны чакырдылар. Ветераннар үзләренең фронт юллары турында сөйләделәр, ә элеккеге укытучы дистәләрчә еллар узгач кына сугышта һәлак булган әтисенең каберен табуы һәм оныклары белән бергә шул урынга  баруы турында бәян итте.

“Техникум директоры Фәрхат Фоат улы Аюповның һәм техникум коллективының вакыт табып очрашулар оештырулары, һәр ветеранга игътибар күрсәтүләре шатландыра, – дип  язганнар редакциягә юлланган хатта очрашуда катнашучылар. – Безне шулай хөрмәтләүләре безнең өчен зур горурлык“. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев