Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ветераннар – Казанда

Район вәкилләре Казанда узган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.

Алар – тыл ветераны Гариф Мәгыйзов, сугышта катнашучының тол хатыны Нина Исмуллина, сугыш  хәрәкәктләре ветераннары Гомәр Хәйруллин, Владимир Краснов һәм Таһир Әхмәтвәлиев.

Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Катнашучылар алдында дәүләт җитәкчеләре, күренекле җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тантанага килгән кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Ул татарстанлыларның Бөек Ватан сугышының барлык хәлиткеч көрәшләрендә катнашуын, һәр икенче кешенең сугыш кырыннан әйләнеп кайтмавын билгеләп үтте. Чара Татарстан Республикасы иҗат коллективларының концерт программасы белән тәмамланды. Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантанада катнашу район делегациясе күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев