Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ветераннар картаерга ашыкмый

Район ветераннар Советы эшен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов уңай бәяләде. Моңа барлык нигезләр дә бар. Безнең ветераннар оешмалары катнашмаган бер генә чара да юк.

Бүгенге көндә авыл җирлекләрендә 57 иҗтимагый  ветеран оешмасы эшли, алар өлкән кешеләр турында кайгыртып кына калмыйча, аларны иҗтимагый тормышка да актив җәлеп итә.

– Ветераннар оешмаларының бурычлары-ветераннарның гражданлык, социаль-икътисади һәм шәхси хокукларын яклау, аларның матди хәлен, шулай ук медицина һәм башка төр хезмәт күрсәтүне яхшыртуга ирешү, – дип ассызыклады Совет рәисе Галина Бобкова. –  Мюд, Яңа Аксубай, Иске Ибрай, Яңа Ибрай, Урмандеево,Иске Ильдеряк, Беловка, Иске Тимошкино авыл җирлекләре, шулай ук район үзәк хастаханәсе, техникум,“Актай“ ҖЧҖ, Аксубайның барлык өч мәктәбе ветераннар советы бу эшне актив алып баралар.

Аның сүзләренә караганда, узган елда ветераннарга социаль хезмәт күрсәтүгә зур игътибар бирелгән. “Наз“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы бу эштә дә зур роль уйнады. «Ветеранга-игътибар “ программасы кысаларында ел дәвамында авыл җирлекләре советлары үзләре йөри алмый торган ялгыз картлар янына барып йөрделәр. Мондый кешеләргә Совет активистлары беркетелгән, бу өлкән яшьтәге кешеләрнең психологик халәтенә яхшы тәэсир итә. 

Ветераннар яшьләргә һәм укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур әһәмият бирәләр. Ветераннар “Батырлык дәресләрендә“ дә, хәрби җырлар конкурсларында да, “Аҗаган“ уеннарында да катнаша.  Алар – мәктәп музейларында да еш кунак. Мәсәлән, тарих укытучысы (хәзер ветераннар советы рәисе)  Шәүкәт Кәбиров җитәкләгән Яңа Ибрай мәктәбе музеенда Евгений Копонев инициативасы белән Советлар Союзы Герое Ш.Ш.Әхмәтҗановның туганнары белән очрашу үткәрелде.

Шәүкәт Кәбиров туган як мирасын саклау буенча бик зур эш алып бара. Шакир Әхмәтҗанов турында фильм төшерелде һәм телевидениедә күрсәтелде. Евгений Копонев һәм җирле ветераннар советы рәисе А. Н. Борисов инициативасы буенча Түбән Баланда авылында тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл ачылды. Ә Сергиевка бистәсендә ветераннар катнашында, узган җәй ахырында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачтылар. Ветераннар һәйкәлләрне һәм обелискларны, шулай ук хәрбиләрнең  каберләрен карап тоту һәм төзекләндерү буенча зур эш алып бара.

Ветеран оешмаларының тагын бер мөһим бурычы, дип ассызыклады докладчы,  пенсиядә кеше үзен ялгыз тоймасын һәм үз проблемалары белән ялгыз калмасын өчен ветераннарны иҗтимагый тормышка җәлеп итү: өлкәннәрнең ялын оештыру, аларны иҗат һәм спорт коллективларына берләштерү аны хәл итү юлларының берсе булып тора. Аларда катнашу өлкәннәргә тормышта яңа мәгънә, яңа аралашу даирәсен табарга ярдәм итә. 

– Безнең ветераннар картаерга ашыкмый һәм пенсиягә чыгу – кешенең хезмәт тормышы вакытында тормышка ашыра алмаган сәләтләрен һәм талантларын ачу өчен уникаль мөмкинлек бирә, - дип ассызыклады Галина Бобкова. - Безнең ветераннардан торган хореография коллективы бар, анда 63 яшьтән узган биючеләр бии... Республика башкаласында узган “Балкыш“ зона конкурсларында алар берничә тапкыр җиңү яуладылар. 2018 елда район ветераннар оешмасы иганәчелек акчасына бию костюмнары сатып алды. Совет “Лукойл“ААҖ Грантын отты һәм ул акчаны “Картаерга ашыкмагыз, ветераннар“ клубы үсешенә тотты.

Авыл мәдәният учакларында һәм китапханәләрдә алар өчен даими рәвештә төрле чаралар үткәрелә. Моңа юбилярларны хөрмәтләү дә, төрле ял кичәләре, күргәзмәләр һәм концертлар оештыру да керә. Район Советы рәисе мәдәният хезмәткәрләренә, китапханә һәм музей хезмәткәрләренә әлеге мөһим чараларны оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Пенсионерлар берлеге һәм яшьләр эшләре һәм спорт комитеты белән берлектә ел саен шашка һәм шахмат буенча турнирлар үткәрелә.

– Болар барысы да ветераннар өчен эшләнә, – дип ассызыклады докладчы. – Әмма аларның проблемалары да бар. Шуларның берсе – медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты. Күп кенә өлкәннәр дарулардан баш тарталар. Моның төп сәбәбе – кирәкле вакытта һәм кирәкле сәгатьләрдә кирәкле медпрепаратлар булмау яки аларны очсызракка, димәк, начар сыйфатлыларга алыштыру. Кайчагында авыл кешеләренә даруханәгә берничә тапкыр барырга туры килә. Ә аннары вакыт уза. Район хакимияте һәм район үзәк хастаханәсе аларны хәл итү өстендә эшлиләр һәм хәл яхшырыр дип өметләнәбез.

Киләсе елга бурычлар арасында Галина Бобкова ветераннар тормышының социаль-икътисади һәм көнкүреш шартларын хәл итүдә ветераннар оешмалары эшчәнлеген активлаштыруны, хакимият органнары һәм депутатлар корпуслары белән хезмәттәшлекне камилләштерүне күрә. Яңа срокка бурычларны санап, Галина Бобкова авыл җирлекләре башлыкларына кадрлар мәсьәләләрен хәл итүдә ветераннар советларына ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте, чөнки еллар узу белән аларның контингенты картая һәм авыл өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә җирле хакимият органнарына ярдәм итәргә сәләтле актив яңа кадрлар кирәк. Ветераннар Советы әгъзаларын ул яшьләрне әхлакый һәм патриотик тәрбияләүдә активрак катнашырга чакырды. 

– Евгений Петрович Копонев, Николай Андреевич Янилкин, Анатолий Петрович Молоствовтан үрнәк алып, мәктәпләрдә үткәрелгән  чараларга барырга, мәктәп администрациясе, мәдәният учагы хезмәткәрләренә кызыклы идеяләр тәкъдим итәргә кирәк, – дип мөрәҗәгать итте ул чыгышын йомгаклап. – Исегездә тотыгыз, бу бик мөһим һәм кирәкле эш, бу – безнең киләчәгебез...  

Доклад буенча фикер алышуда район китапханәсенең бүлек мөдире Фәимә Гатина, районда иң яхшы ветераннар советының рәисе Галина Макаренкова, район ветераннар советы әгъзасы Валентина Селезнева һәм күп еллар район ветераннар оешмасын җитәкләгән Евгений Копонев катнашты.Ул районда шәһәр төзелешенә дә, Кама автомобиль заводы төзелешенә дә зур өлеш керткән якташыбыз Рәис Беляевка һәйкәл ачарга тәкъдим итте. 

– 50 ел элек конвейердан беренче КамАЗ төште, – диде трибунадан ветеран. - Бу эштә дә данлыклы якташыбыз Рәис Кыям улы Беляев зур роль уйнады.

Оешманың финанс эшчәнлеге турындагы хисап белән ревизия комиссиясе рәисе Зинаида Жаркова чыгыш ясады. Конференция ахырында юбилярларга – җирле ветераннар советы рәисләренә һәм Совет әгъзаларына район Советының грамоталары һәм бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев