Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ветераннар өчен торак төзелешенә 1,6 млрд сум акча бүлеп биреләчәк

    Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүнең төрле төбәкләрдә төрлечә булуын ачыклаган.

    Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү өчен бирелүче акчаларны бүлгәләргә ниятли.

    Ведомство торак чиратын тикшереп, хәлнең төрле төбәкләрдә төрлечә булуын ачыклаган. Бер төбәктә ветераннар бөтенләй калмаган, ә икенчесендә аларны торак белән тәэмин итү өчен акча җитми.

    «Бөек Ватан сугышы ветераннарын тиз арада торак белән тәэмин итү өчен, 2021 елда Россия Федерациясе субъектларына 1 645,1 миллион сум акча бүлеп бирү күздә тотыла», — дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

    Әлеге акчаларның 1 562,8 миллион сумы торак хәлен яхшырту өчен чиратта торучы 904 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларга тиңләнгән затларның торак мәсьәләсен хәл итәргә тотылачак. Тагын 82,3 миллион сум быел гына чиратка баскан ветераннарны торак белән тәэмин итү өчен, резерв акчалар рәвешендә, регионнарга җибәреләчәк.

    Хөкүмәт күрсәтмәсе проектын әзерләгәндә чиратта торып та 2021 елның июль аена торак белән тәэмин ителмәгән ветераннар хакындагы мәгълүматлар һәм төбәк хакимиятләренең быелның ахырына кадәр ничә ветеранның чиратка басуын фаразлаган саннар исәпкә алынган. 

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: