Ветераннар белән ял көне
Социаль проект кысаларында Аксубайда ял көннәре ветераннар белән үтә.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә 2020 ел Хәтер һәм дан елы итеп игълан ителде. Татарстанда «Ветеран белән ял көне» проекты Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан һәм ветераннарга хөрмәт йөзеннән тормышка ашырыла. Ул ветераннарга адреслы социаль һәм медицина ярдәме күрсәтү аша патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.
Аксубай районының «Нежность» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре проект кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары Елисей Тимирясов һәм Илья Моторкиннарның өйләрен җыештырдылар, йорт тирәсен кардан чистарттылар.
Мондый чаралар буыннар арасында чын күпергә әйләнә, аларның батырлыклары турындагы хәтерне сакларга һәм тормыш тәҗрибәсе тупларга ярдәм итә. Ә вветераннар өчен бу гади аралашу мизгеле уңай эмоцияләр бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев