Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ватанны ярату гаиләдән башлана

Районда Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулуга һәм Ватанны яклаучылар көненә багышланган зур бәйрәм чарасы узды.

Чара «Ватанны саклау – ир-егетләр һөнәре» бөтенроссия хәрби-патриотлык акциясе кысаларында үткәрелде. 

Патриотлык хисләре тәрбияләүдә иң активлардан булган белем бирү учрежденияләре үз мәктәпләрендәге Хәрби дан музее экспонатлары, сугышта катнашкан кешеләр турындагы документлар тупланган материалларны әзерләп килделәр. Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары турында чыгышлар әзерләделәр. 

Бәйрәм чарасына тормышларын Ватанга хезмәт итүгә багышлаган Анатолий Молоствов, Шамил Сәхабетдинов, Николай Прончатов, әфган сугышы ветераны Владимир Крайнов һәм район җитәкчелеге вәкилләре чакырылган иде.

– Һәркем үзен үз иленең патриоты итеп санарга тиеш. Ватан өчен горурлану, аны ярату һәм аны саклау бурычы һәр кешенең күңелендә булырга тиеш, – диеп ассызыклады генерал-майор Анатолий Молоствов үз чыгышында. – Ватанны ярату - әти-әнине, туган өйне, туган җирне яратудан башлана. Балаларда Ватанны ярату хисен кечкенәдән үк тәрбияләргә кирәк. Бу – безнең изге бурычыбыз.
   

Чара барышында өлкән буын вәкилләре яшь буынга үзләренең үгет-нәсихәтләрен күп тапкыр җиткерделәр. Рәсми чыгышлар арасында мәктәп укучылары сугыш турында шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Район яшьләрендә патриотлык хисләр тәрбияләүдә актив катнашканнары һәм яшьармияче хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствовка, Иске Ибрай урта мәктәбенең ТИН укытучысы Якуб Сафиуллинга һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Татьяна Яремейчукка район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырылды.  Шулай ук яшьләрдә хәрби-гражданлык-патриотлык тәрбия бирү эшендә актив катнашкан укучыларга да башкарма комитет, мәгариф бүлеге һәм ДОСААФ оешмасы исеменнән Мактау грамоталары тапшырылды. 

Менә тантаналы мизгелләр килеп җитте: сәхнәгә киләчәктә Ватанны яклаучыларны – мәктәп укучыларын чакырдылар. Алар яшьармиячеләр антын кабатладылар һәм яшьармияче хәрәкәтенең тулы хокуклы әгзалары булдылар. Очрашу Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар обелискына чәчәкләр кую белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев