Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ватанга мәхәббәт тәрбиялиләр

Аксубай ДОСААФ оешмасы район мәктәпләрендә “Бездән башка кем булсын”дигән тематик батырлык дәресләре оештыра.

Җиңүнең юбилей елы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы ДОСААФ район оешмасы өчен эчтәлекле уза. ДОСААФ хезмәткәрләре район мәктәпләрендә гомерләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган кешеләр, Россия армиясе сафларында намус белән хезмәт итеп кайткан хәрбиләр белән очрашулар оештыралар.

Иске Үзи мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары белән “Бездән башка кем булсын” дигән батырлык дәресе узды. Чарага Үзәк хәрби округның патриотик тәрбия буенча инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, ТР Чирмешән һәм Аксубай районнары комиссары подполковник Дмитрий Палаткин һәм Иске Үзи авылында яшәүче ВДВ ветераны Владимир Бондарев чакырылды. Аралашу җанлы һәм күңелле үтте.

– Мондый дәресләр балалар өчен бик мөһим, – дип билгеләп үтте ДОСААФ район оешмасы рәисе Петр Волков. – Алар Кораллы Көчләр, бүгенге армия тарихы турында ниндидер яңа һәм кызыклы нәрсәләр генә биреп калмыйча, мәктәп укучыларында Ватанга мәхәббәт хисе дә формалаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев