Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ватанга мәхәббәт белән сугарылган күргәзмә

Район туган як тарихын өйрәнү музеенда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Милли төсләр» күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмә экспозициясен ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Әлфия Нурхәмитова иҗат иткән картиналар тәшкил итә. Монда төрле стильдә һәм техникада башкарылган 27 эш тәкъдим ителгән. Күргәзмә диварында матур картиналар, паннолар һәм шамаил техникасында иҗат ителгән декоратив эшләр күршелек итә.

– Бу эшләрдә туган төбәккә ихлас ярату һәм тугрылык хисләре гәүдәләндерелде, – ди картиналар авторы Әлфия Нурхәмитова. – Аларда чагылган рух һәм милли төсмерләр гүзәллек хисләре һәм үз Ватаның өчен горурлык уята.

Моңа кадәр күргәзмә Нурлат шәһәрендә эшләде һәм, әйтергә кирәк, рәсем сәнгатен яратучыларда зур кызыксыну уятты.

 

Фото туган як тарихын өйрәнү музее архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев